Ерак араларны якын итеп.

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Озак еллар Мамадыштагы көрәш буенча спорт мәктәбендә тренер булып эшләп, көчле көрәшчеләр әзерләгән Юрий Балякин һәм кечкенәдән спортның әлеге төренә гашыйк булган, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә зур уңышларга ирешкән, кызганычка каршы, арабыздан иртә китеп барган Ринат Муллаәхмәтов истәлекләренә уздырылган бу ярышлар икенче ел рәттән инде шундый масштабта оештырыла. Бу турнир рәсми статус исемен алмаса да, ул яшь көрәшчеләргә келәмнәрдә остарырга, камилләшергә мөмкинлек тудыра. Шуңа күрә тренерларга шәкертләрен шундый ярышларга еш йөртергә кирәклеге көн кебек ачык. Спорт залларында шөгыльләнеп ятып кына, әллә ни ерак китеп булмый. Иманым камил, келәмнәргә чыгып, көндәшләренә оттырган яшь спортчылар, аларның остазлары җиңелү сәбәпләрен, ялгышларын ачыклап, аларны бетерү өстендә эшләячәкләр. Ерак араларны якын итеп, Кавказдан килгән тренерлардан, нигә шулкадәр ара узып килдегез, дигән сорауга әнә шундый фикерләр ишетергә туры килде. Чыннан да, кайбер алышлардан соң остазларның бәйгене оттырган шәкертләренә аларның нинди  ялгышлар ясавы турындагы сөйләшүләрен дә күрергә насыйп булды. Ә инде җиңеп чыкканнарның шатлыклары турында әйтеп тә торасы юк. Бигрәк тә 2009-2010нчы елларда туган малайлар һәм кызлар арасында сөенечләрен эчләренә яшереп калучылар сирәк булгандыр. Әлеге яшь категориясеннән тыш, турнирда 2004-2005нче һәм 2007-2008нче елларда туган малайлар һәм кызлар да катнашты. Барлыгы 21 авырлык категориясендә бил алыштылар алар. Кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам иткән ярышларда Мамадыш “иреклеләре” дә сынатмадылар. Барлы гы 13 спортчыбыз үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә уңышлы чыгыш ясап, пьедесталга күтәрелделәр. Валерий Никогосян белән Руслан Мортазин җиңү яулап кына калмадылар, беренчесе – җиңүгә омтылыш, икенчесе иң яхшы техника күрсәткән өчен махсус бүләкләргә дә лаек булдылар. Калганнарга килгәндә, Егор Локотилов, Алинә Заһриева, Ләйсән Мортазина пьедесталның – икенче, Николай Нурбекян, Тимур Музлов, Кирилл Козин, Илгизәр Хәмидуллин, Әмир Сәлимов, Денис Шумитов, Алсу Миннәхмәтова һәм Арина Зәйниева өченче баскычларына күтәрелделәр. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм иганәчеләрнең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International