Бу атнаның шимбәсендә – 9нчы ноябрьдә мамадышлыларны чираттагы ярминкә көтә. Аны үткәрү өчен Красная Горка икътисадый зонасы җаваплы. Шулай ук башка төбәкләр һәм районнар фермерлары, крестьян хуҗалыклары, предприятиеләр дә катнашачак. Киң ассортиментта ит, сөт, игенчелек продуктлары, башка төрле товарлар тәкъдим ителәчәк. Ул, гадәттәгечә, иртәнге 7дә башлана.