Мамадыш районы ГХАТ бүлеге агымдагы елның 10 аена йомгак ясады. Шулай итеп, октябрь аенда бүлек белгечләре тарафыннан туу турында 20 акт теркәлде: 10 малай һәм 10 кыз. 1 бала никахсыз туган. 9 бала үз әти - әниләре өчен беренче, 9ы-икенче, өченче һәм дүртенче бала туды. Иң яшь әнинең яше - 20, ә иң яшь әтинең яше-18. Иң олы әнигә-40, ә иң олы әтигә 42 яшь тулды.
Бу айда иң кечкенә сабыйның авырлыгы – 2630 грамм, ә иң «баһадир» - 4200 грамм. Иң " буйлы» яңа туган бала 57 см, иң кечкенәсе- 49 см.
Бу айда әти-әниләр Кәрим, Николай, Михаил, Искәндәр, Әнвәр, Ислам, Сөләйман, Глеб, Матвей, Эмиль кебек ир-ат исемнәрен сайлаган. Мамадыш кызларына күбрәк Алисә, Айсылу, Кристина, Малика, Амалия, Саида, Ульяна, Зәмирә, Ирина, Зарина исемнәре кушылды.