Уңайсыз һава шартлары сәбәпле һәм халыкның иминлеген тәэмин итү максатларында Мамадыш районы территориясендә 2026 елның 4 январендә 12.00 сәгатьтән вәзгыять тотрыклыланганчыга кадәр «Буран» планы кертелде.
Район Башлыгы бүген иртән тыл хезмәтчәне, җиде бала анасы, 8 онык һәм 12 оныкчыкның әбисе булган бу ханымны юбилей белән котлады.
Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Яңа ел алдыннан биш бала тәрбияләүче Татаренко гаиләсен котлады. Бүгенге көндә районда мондый 35 гаилә.
Мамадышта кышкы спорт сезонын рәсми рәвештә ачтылар. Татарстанның иң яшь «тау чаңгысы» буларак билгеле булган экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркына «Вятка» исемен бирлеләр. Нократ (Вятка) елгасы хөрмәтенә бирелгән яңа исем бөтен инфраструктураны һәм өч заманча трассаны берләштерә.
Коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләүгә һәм хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыруга бәйле рәвештә, 2026 елның 1 гыйнварыннан «Нократ»комплексында сауна хезмәтләренә бәяләр артачак:
Ел саен никахлашу сарае диварларында иң дулкынландыргыч тарихлар — зур һәм кечкенә, әмма һәрвакыт уникаль тарихлар ачыла. 2025 ел да искәрмә булмады.
Мамадышта 26-27 декабрьдә «Кыш бабай кубогы»на балалар хоккей турниры узды. Төп трофей өчен Татарстан шәһәрләреннән һәм Киров өлкәсеннән 2012 елгы яшь спортчыларның биш командасы көрәште.
Балалар Яңа ел төнендә дә эшләүчеләргә бәйрәм бүләк итү өчен «Россия балалар Кыш бабае» масштаблы акциясенә кушылдылар.
Иң тылсымлы, озак көтелгән һәм бәйрәм килеп тә җитте инде!
Һәм аны бергәләп каршы алачакбыз.
30 декабрьдән «Стадион-Ипподром» чаңгы базасы территориясендә ачык һавада шугалак ачылачак. Мәйданчык көн дәвамында ирекле шуу өчен мөмкин.