Мамадышта тау чаңгысы сезоны ачылды: курортка "Вятка" исемен бирделәр һәм яңа перспективалар ачылды

2026 елның 1 гыйнвары, пәнҗешәмбе

           Мамадышта кышкы спорт сезонын рәсми рәвештә ачтылар. Татарстанның иң яшь «тау чаңгысы» буларак билгеле булган экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркына «Вятка» исемен бирлеләр. Нократ (Вятка)  елгасы хөрмәтенә бирелгән яңа исем бөтен инфраструктураны һәм өч заманча трассаны берләштерә.

           Парк җитәкчелеге демократик бәя сәясәтен аерым ассызыклый. Коммерция эшчәнлеге белән беррәттән,"Вятка" үз территориясендә төбәк халкы һәм кунаклары өчен социаль һәм спорт проектларын актив үстерергә планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International