Район башлыгы Вадим Никитин Җөри авылында яшәүче Мария Семеновна Петрованы йөз еллык юбилее белән котлады. Мария ханым тыл хезмәтчәне, җиде бала анасы, 8 онык һәм 12 оныкчыкның әбисе.
Вадим Никитин юбилярка белән аралашты, аңа ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Ул билгеләп үткәнчә, хезмәт юлын 14 яшендә башлап җибәргән Мария Семеновна ныклык, игелеклелек һәм тормышка чын мәхәббәт үрнәге булып тора. "Мондый кешеләр — безнең горурлыгыбыз һәм тере тарихыбыз. Ил аларга таяна", - диде район башлыгы.