Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Яңа ел алдыннан биш бала тәрбияләүче Татаренко гаиләсен котлады. Бүгенге көндә районда мондый 35 гаилә.
Вадим Никитин һәр балага — Сабинага, Радмирга, Әминәгә, Исламга һәм Ульянага бүләкләр һәм котлаулар тапшырды. Әлеге визит муниципалитет җитәкчеләрен күп балалы гаиләләргә беркетү тәҗрибәсе нигезендә узды, бу исә аларның иминлеге мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Муниципаль беркетү практикасы "Гаилә" милли проектының максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру өчен алып барыла.