Мамадышның «Олимп» клубы Кыш Бабай кубогын яулап алды

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Мамадышта 26-27 декабрьдә «Кыш бабай кубогы»на балалар хоккей турниры узды. Төп трофей өчен Татарстан шәһәрләреннән һәм Киров өлкәсеннән 2012 елгы яшь спортчыларның биш командасы көрәште.

            Ярышларда «Олимп» (Мамадыш), «Нократ» (Киров), «Көмеш бүреләр» (Алабуга), «Стрела» (Казан) һәм «Чаллы» (Яр Чаллы) командалары  катнашты. «Кыш бабай кубогы» турнирында урыннар түбәндәгечә бүленде:

🥇 1 урын — "Олимп" (Мамадыш ш.)

🥈 2 урын — «Көмеш бүреләр» (Алабуга шәһәре)

🥉 3 урын — "Стрела" (Казан шәһәре)

4 4 урын — "Чаллы" (Чаллы ш.)

5 5 урын — "Вятка" (Киров ш.)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International