ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Мамадышта бүген полиция участок уполномоченные өчен төзелгән тагын бер терәк пункты белән берләштерелгән йорт тантаналы төстә ачылды. 


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Яшь мамадышлыларны инглиз теленә балалар бакчасында ук өйрәтә башлаячаклар. Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү буенча педагоглары берничә дәрес үткәрергә өлгерде дә инде. Белгечләр искәртүенчә, 4 яшәтән алып 6 яшькә кадәрге чор телләр үзләштерү өчен иң кулай вакытларның берсе. Бу яшьтә өйрәнгән чит телләрдә сөйләшкәндә акцент та сизелмәячәк.

Район Пенсия фонды идарәсе, суд приставлары белән берлектә бурычлы эшмәкәрләр“ крестьян-фермерлык хуҗалыклары, җаваплылылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең һәм башка юридик затларның әжәтләрен җыйнау, закон нигезендә катгый чаралар күрү буенча айлык игълан итеде. Быел ул 5нче сентябрдә башланды һәм 5нче окьтябрдә төгәлләнәчәк. 22нче сенятбрьдә чираттагысы узды.

 

26нчы сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр республика күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә. Аны 6нчы халыкара “Тормыш куркынычсызлыгы бәрабәренә юллардагы куркынычсызлык“ темасына багышлап уздыралар. 

Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының татар теленә өйрәтү буенча һәм өлкән тәрбиячеләре, барлыгы 65 кеше, безнең “Бәләкәч“ балалар бакчасына “Билингваль мәгариф концепциясе“ семинарына, алдынгы тәҗрибә өйрәнергә килде. 

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Хасановлар гаиләсендә  – 2016 нче елның 21 сентябрь көнне  кыз  туды.

Намаз уку, Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнү өчен шәһәребездә мәдрәсә бар. 3 октябрьдән анда укулар башлана.

Шушы елның 30нчы сентябрендә иртәнге сәгать 8дә, Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23/33нче йорт адресы буенча муниципалитет бинасының конференцияләр залында, өченче чакырылыш шәһәр Советының унынчы утырышы үткәрелә. 

Татарстан Дәүләт Советы “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар“ турындагы Законга үзгәрешләр кертте.

Район мәдәният йорты 28нче сентябрь кичендә җыр-моң сөюче якташларыбызны кабаттан үзенә чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International