Өченче бала туу – һәр яшь ата-анага зур сөенеч. Мамадыш шәһәрендә яшәүче Хасановлар гаиләсендә – 2016 нче елның 21 сентябрь көнне кыз туды. Кызга олы апасы Динә күркәм мәгънәле исем сайлаган – Зилә. Яңа туган сабый – Илнар һәм Энҗе Хасановлар гаиләсендә өченче бала. Шундый символик кечкенә кыз бәхетле, матур гаиләдә үсеп, якыннарының өзлексез мәхәббәтен һзи игътибарын төеп яшәр дип ышанасы килә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.