Инглиз теленә балалар бакчасында ук өйрәтә башлыйлар

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Яшь мамадышлыларны инглиз теленә балалар бакчасында ук өйрәтә башлаячаклар. Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү буенча педагоглары берничә дәрес үткәрергә өлгерде дә инде. Белгечләр искәртүенчә, 4 яшәтән алып 6 яшькә кадәрге чор телләр үзләштерү өчен иң кулай вакытларның берсе. Бу яшьтә өйрәнгән чит телләрдә сөйләшкәндә акцент та сизелмәячәк.

 

Яңа уку елыннан Мамадышның барлык балалар бакчаларында да сабыйларны инглиз теленә өйрәтү башланды. Дәресләр бердәм программа буенча атнасына ике тапкыр уздырыла. Һәр төркемгә 10-12 бала туплыйлар. Быел күнегүләрне әзерлек төркеменә йөрүчеләр өчен оештыралар. Киләсе елдан урта төркемнәрдәгеләр дә чит телне үзләштерә алачак.

Балалар белән тәҗрибәле мөгаллимнәр шөгыльләнә. Шуларның берсе- Лариса Зенцова. 35 еллык хезмәт стажы бар аның. Инглиз теленнән 80нче еллардан белем бирә.

-Хәзерге замана инглиз теленә өйрәнүне нәкъ менә кече яшьтән үк башларга кирәклеген ассызыклый. Психологлар да, методистлар да 6 яшькә кадәр баланың аң үсеше 6 тапкыр тизрәк бара, диләр. Әгәр дә сабый телләр белән 4-6 яшә аралыгында ныклап шөгыльләнә икән, киләчәктә бу юнәлештә аңа киртәләр булмаячак,- ди Лариса Зенцова.

Инглиз телен өйрәнү хәтерне яхшыртырга, уйлау сәләтен, күзаллауны үстерергә мөмкинлек тудыра. Сүзләрне истә калдырып, сабый образларны күзаллый башлый. Сөйләм теле дә камилләшә.

-Әлбәттә, бу яшьтә үз үзенчәлекләре дә бар инде. Беренчедән, бала бик тиз ара. Шунлыктан, дәрес уен формасында гына бара. Һәр 10 минут саен юнәлешне үзгәртәбез, ял бирәбез. Бу әле башлангычы гына, әмма шулай булуга карамастан, инде уңай нәтиҗәләр дә бар. Хәзер инглиз теле мәктәпләрдә дә беренче сыйныфтан ук бердәм укытыла. Яхшы база бар дип әйтәсе килә,- ди Лариса Зенцова.

Балалар бакчасында әле 3 кенә дәрес үткәрелгән. Әмма нәтиҗәләр юк түгел.

 “Кояшкай“ балалар бакчасында быел шахмат уены серләренә дә төшендерә башлаганнар. Беренче ике дәрестә фигураларны танып белергә өйрәнгәннәр.

Ике төркемнән берне туплаячаклар. Әлегә танышу процессы бара.

Педагогик коллектив вәкилләре искәртүенчә, бу яңалыкларны сөенеп кабул иткәннәр.

Шәһәрдәге балалар бакчаларында бу дәресләр системалы төстә 1нче октябрьдән үткәрелә башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International