Район Пенсия фонды идарәсе, суд приставлары белән берлектә бурычлы эшмәкәрләр“ крестьян-фермерлык хуҗалыклары, җаваплылылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең һәм башка юридик затларның әжәтләрен җыйнау, закон нигезендә катгый чаралар күрү буенча айлык игълан итеде. Быел ул 5нче сентябрдә башланды һәм 5нче окьтябрдә төгәлләнәчәк. 22нче сенятбрьдә чираттагысы узды.
Пенсия фондына иминият взносларын түләүләр Россия Федерациясе законы нигезендә вакытында башкарылырга тиеш. Тик моңа бармак аша караучылар, үз хаталарын вакытында төзәтсен өчен, фонд суд приставлары белән берлектә эш алып бара. Кызганычка каршы, Пенсия фондына түләүләр ил күләмендә авырткан башка тимер таяк булып кала бирә. Вакытында кермәгән акчалар пенсияләрне түләүдә дә проблемалар тудыруын аңласыннар иде ул.
Саннар теле белән
Бүгенге көндә Пенсия фонды идарәсендә 778 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәптә тора. Шуларның 314енең барлыгы 10532 мең сум бурычлары җыелган.
Әгәр эше барып чыкмый икән, бурыч сине эшчәнлекне туктаткач та “тынычлыкта“ калдырмый. Шуңа күрә эшмәкәрләргә кыйммәтле машиналар, икешәр-өчәр катлы йортлар, төрле “рәхәтлекләр“ турында хыялланганчы, иң әүвәл Пенсия фондына, салым органнарына вакытында акча түләү турында уйларга кирәк. Әҗәтләре булган килеш эшчәнлекне туктату да кешене бурычтан коткара алмый. Андыйларның койрыклары барыбер бозга “катачак“. Рейд вакытында берәүнең 180 мең сум әҗәте барлыгы беленде. Ул бүгенге көндә Израильдә икән. Түләмәүчеләр арасында әти-әниләрендә пропискада булып, үзләре төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр һәм эшләүчеләрнең дә булуы ачыкланды. Андыйларның милекләренә дә арест салып булмый, чөнки алар – ата-аналарныкы. Кемдер бер төрле эшчәнлеген ябып, икенчесен ачкан. Бу рөхсәт ителә микәнни? Минемчә, кеше икенче ИПсын ачканчы барлык бурычлардан “котылырга“ тиештер ул. Шундый бер эшмәкәрнең беренче эшчәнлегеннән җыелган бурычына икенчесендәгесе дә өстәлгән. Сумма шактый җыелган. Бурычлылар әҗәтләренең, киләчәктә лаеклы ялга чыккач, пенсия күләменә тискәре йогынты ясаячагын һәрвакыт исләрендә тотсыннар иде. Гамәлдәге закончалыкта акка кара белән, пенсия билгеләгәндә шәхси эшмәкәрнең хезмәт стажы әлеге чорга исәпләнгән иминият кертемнәре тулысынча түләнгәндә генә исәпләнә, дип язылган
Темага
Хосусый эшмәкәрләр үзләре ике категориягә бүленә. Аларның беренчесе — үз-үзләренә эшләүчеләр, ягъни эшче ялламаучылар. Бу очракта алар Пенсия фондына елына, керемнәре бармы, юкмы, 19356,48 сум түли. Хосусый эшмәкәрнең кереме елга 300 мең сумнан артып китә икән, алда язылган суммага тагын артып киткән сумманың 1 проценты өстәлә, әмма Пенсия фондына күчерелгән сумма 154 мең 851,84 сумнан артмаска тиеш. Хосусый эшмәкәрләрнең икенче төре, ягъни эшче яллаучылар исә хезмәт хакының 22 процентын Пенсия фондына күчерергә тиеш.
–Әгәр хосусый эшмәкәр эшчәнлек алып бармый икән, аларның, Пенсия фонды алдында бурычлары булмас өчен, салым инспекциясенә, үз эшчәнлекләрен туктатуны сорап, гариза бирүләре шарт. Эшмәкәрләр фондка тиешле сумманы күчереп бармаган очракта, киләчәктә пенсияләренең кечкенә булачагын исләреннән чыгармасыннар иде, – ди Россия Федерациясе Пенсия фондының Мамадыш районындагы идарәсе өлкән белгече Евгений Петров.
Бурычлыларны түләттерү буенча күрелгән чаралар нәтиҗә бирәме соң? Әлеге сорауга белгеч:
–Без килгәннән соң, кайберәүләр үзләренең әҗәтләре барлыгын “исләренә төшерәләр“, билгеләнгән вакытка бурычларын каплыйлар. Кемдер тулысынча, икенче берәүләр өлешләп түли. Кызганычка каршы, моңа җавапсыз караучыларга карата катгый чаралар да күрергә туры килә. Андыйларның мөлкәтләренә арест салына. Ике атна эчендә арест салынган милек бәясе күләмендәге сумма кертелми икән, милек алына, – дип җавап бирде.
Кыскасы, эшмәкәрләр үзләен әти-әниләрен, туганнарын һәм өлкәннәрне пенсия белән тәэмин итүче категория кешеләре икәнлекләрен исләреннән чыгармасыннар иде.