Намаз уку, Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнү өчен шәһәребездә мәдрәсә бар. 3 октябрьдән анда укулар башлана.
Дөрес гыйбадәт кылу өчен гыйлем кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: “Кытайга барып булса да белем алыгыз, чөнки белем алу һәр мөселман өчен фарыз“, – ди. Гыйлемле кеше тормышта үзен өметле хис итә, заман авыруларына бирешми, яшәү рәвешен динебез кушканча тәртипкә сала. Пәйгамбәребезнең: “Коръән укылган йортка фәрештәләр төшә, анда мал арта, бәрәкәт иңә. Ә Коръән укылмаган өйгә
шайтан ияләшә, аннан фәрештәләр кача, мал, бәрәкәт, тынычлык китә“,– дигән сүзләре дә бар. Ислам динендә гыйлемнең абруе бик зур. Аллаһы Тәгаләнең сүзе булган Коръәни-Кәрим иңдерелүе дә “Укы!“ сүзеннән башланган.
Кешеләргә хакны ялганнан аеру, бәхетле яшәү өчен Аллаһы Тәгалә үзенең күрсәтмәләрен җибәргән һәм гыйбадәт кылып яшәргә кушкан. Ә гыйбадәт кылып яшәү өчен гыйлем кирәк. Гыйлемне шәһәребездәге мәдрәсәдә алу мөмкинлеге бар. Белем алуга омтылучы саф күңелле кешеләргә ара ераклыгы да киртә түгел.
Фирая Мингалиева, мәдрәсә укучысы.