Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 07 октябрь көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.
Тапшыру Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан әзерләнгән иде. Көек-Ерыкса урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Тимерхан кызы Сәетова үрдәк пешерү һәм көзге салат әзерләү серләре белән уртаклашты.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре сентябрь ае ахырында 4 нче санлы мәктәпнең 4 а сыйныф (сыйныф җитәкчесе Раимова Гөлнара Наилевна) укучылары өчен шәһәр буенча экскурсия уздырган иде.
Табигатьне яшәртәбез!
Кешеләр, бигрәк тә яшьләр, юк кына кыенлыкларны бар итеп, башларын элмәккә тыга.
Шәһәребезнең үзәк мәйданында үткәрелүче традицион чара өчен бу юлысы Тәкәнеш икътисадый зонасы хезмәтчәннәре җаваплы.
Утлы корал, шартлаткычларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш район эчке эшләр бүлегенең беренчел әһәмияттәге бурычы. Агымдагы елда, мисалга, утлы корал белән законсыз эш итү буенча 10 эш судка юлланган.
Бакча эшләре төгәлләнү белән, барча халык урманнарга юл алды.Бигрәк тә мамадышлыларның яраткан гөмбә сезоны башлану белән бәйле бу.
200 һәм 2000 лек купюрада Казан Кремленың урын алу мөмкинлегшен истә тотып бүген Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә язылышкан яшь пар Хәкимуллиннар дуслары белән бергәләп тавышларын бирделәр һәм конкурста җиңүгә үзләреннән өлеш керттеләр .
Бүген "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының социаль сораулар буенчы ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары-хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты. Шулай ук бөтен Татарстаннан меңнән артык мөгаллим, шул исәптән мәгариф бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр һ.б. килгән иде.