Үзәк китапханә хезмәткәрләре сентябрь ае ахырында 4 нче санлы мәктәпнең 4 а сыйныф (сыйныф җитәкчесе Раимова Гөлнара Наилевна) укучылары өчен шәһәр буенча экскурсия уздырган иде. Әлеге чараның дәвамы буларак 6 октябрь көнне, мәктәпнең актлар залында “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уен оештырылды. Уен башланганчы укучылар “Туган ягым – гүзәл Мамадыш” дип исемләнгән презентация белән таныштылар. Уенның сораулары шәһәребез тарихы һәм аның күренекле шәхесләренә багышланган иде. Интеллектуаль уен бик җанлы һәм тәрбияви төстә узды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чара ахырында күмәк фотога төштеләр. Интеллектуаль уенда катнашучылар алга таба да мондый чаралар еш узсын иде дигән теләктә калды.