Укытучылар көненә багышланган тантана узды

2016 елның 7 октябре, җомга

Бүген "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының социаль сораулар буенчы ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева,  ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,  ТР Премьер-министры урынбасары-хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты. Шулай ук бөтен Татарстаннан меңнән артык мөгаллим, шул исәптән  мәгариф бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр һ.б. килгән иде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде. "Бу зур һәм якты бәйрәм бар республика өчен бик мөһим, чөнки һәр гаиләдә диярлек укучы балалар, оныклар бар. Мин үзем дә укытучылар гаиләсеннән, шуңа күрә безнең өйдә бу бәйрәмне һәрчак көтеп алалар иде. Мин укытучы өлешенә күпме борчу һәм шатлык төшкәнен ишетеп кенә түгел, үз күзләрем белән күреп беләм.  Син укыткан баланың спортта, сәнгатьтә, мәгариф яки фән өлкәсендә зур уңышка ирешүе - шатлык. Нәкъ менә шушы мизгелләр сезнең хезмәтнең бүгенге көн өчен генә түгел, ә бөтен республиканың киләчәге өчен мөһим икәнен күрсәтә",-диде Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры мәгариф өлкәсендәге иң яхшы белгечләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында: "Фидәкарь хезмәт өчен" медале Советлар Союзы Герое Г. Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадетлар интернат мәктәбе тәрбиячесе Альберт Галиуллин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшерү институты президенты Юрий Гортышевка тапшырылды, "ТР Халык укытучысы" мактаулы исеме Казанның 122нче гимназиясе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Белянинага бирелде.

Тантананың төп өлеше - "Татарстан Республикасының Ел укытучысы"-2016 бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү булды. Исегезгә төшерәбез, беренче урынны Казанның 90нчы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Иван Филатов һәм Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимнаиясенең математика укытучысы  Эльмира Әхмәтҗанова яулаганнар иде. Иван Филатов, "Россиянең Ел укытучысы"-2016 бәйгесендә катнашып, Россиянең 15 иң яхшы укытучысы исемлегенә керде.

"Һәр кешенең уңышы, нигездә, аның сәләтен вакытында күреп, үсеш өчен дөрес юллар таба алган укытучының хезмәт җимеше. Безнең укытучыларыбыз белән Республикабыз горурлана ала",-диде мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең йомгаклау сүзендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International