Кичә “Мамадыш ТВ“ эфирында “Тәмле булачак“ның чираттагы чыгарылышы күрсәтелде.
Тапшыру Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан әзерләнгән иде. Көек-Ерыкса урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Тимерхан кызы Сәетова үрдәк пешерү һәм көзге салат әзерләү серләре белән уртаклашты.