Мамадышлыларга гөмбәне кайдан җыярга

2016 елның 7 октябре, җомга

Бакча эшләре төгәлләнү белән, барча халык урманнарга юл алды.Бигрәк тә мамадышлыларның яраткан гөмбә сезоны башлану белән бәйле бу.

Көз башында аз диешсәләр дә, бүген өч кешенең икесе вакытын гөмбә җыеп үткәрә. Кем өчендер бу сатып акча эшләү ысулы булса, икенчеләр кышка запас туплый. Бу көннәрдә иң зур уңыш – җирән гөмбәнеке. Чалгы белән чабарлык, дип өсти гөмбәчеләр. Кайдан җыярга соң аны?
Безнең сораштырулардан күренгәнчә, халык аеруча Соколка урманнарына яратып йөри икән. Бу аңлашыла да, бу яклар урманнарга бай булуы белән күпчелекне җәлеп итә. Шулай ук, Уразбахты төбәген үз итүчеләр дә бар. Гомумән, кайда агач үсә, шунда гөмбә бар быел. Табигать байлыкларының кадерен белеп кенә файдалансак иде. Саклык чаралары турында да онытмаска кирәк: ничек адашмаска, агулы гөмбәне ничек аерырга кирәклеге турында белү дә зыян итмәс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International