Бүген дөнья җәмәгатьчелеге коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Кем генә законнарның бар кеше өчен дә бертигез булуын теләми икән? Һәркем, нинди социаль хәлдә булуына һәм кесәсенең калынлыгына карамастан, канун каршында бертигез. Әмма күңелле картинаны коррупция дигән күренеш боза. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән әңгәмәбез дә бүгенге көннең зур проблемасы булган коррупциягә каршы көрәш турында.
–Сезнеңчә, муниципалитет дәрәҗәсендә коррупциянең нигезен корыту өчен нинди законнар һәм чаралар кабул итәргә кирәк?
–Аны кисәтүдә власть системасының ачыклыгы һәм үтә күренмәлеге мөһим роль уйнамыйча калмас иде. Моның өчен безнең районда барлык шартлар да тудырылган: ышаныч тартмалары гамәлдә, “Халык почтасы“
эшли, һәр сишәмбе көнне гражданнарны шәхси кабул итү оештырылган. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре интернет-кабул итү аша анализлана, җирле матбугатта яктыртыла, җирле телеканалда узган елда башкарылган эшләр турында халык алдында отчет ясала. Җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча һәм массакүләм матбугат чаралары белән эшләү секторы белгечләре районның рәсми порталын актуаль мәгълүмат белән тулыландырып торалар, социаль челтәрләрдә эш алып баралар. Шуның нәтиҗәсендә район халкының ничек яшәвен гәүдәләндерүче картина хасил була.
Шунысын да ассызыклап узарга кирәк: коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелегенә барлык хокук саклау органнарының бердәм булып көрәше нәтиҗәсендә ирешелә, билгеле бер дәрәҗәдә – коррупциягә каршы закончалыкларны катгыйландыру нәтиҗәсендә. Шунысы сөендерә, агымдагы елда республикада уздырылган социологик сорашулар нәтиҗәсендә, 20 районда, шул исәптән бездә дә, төбәкләрдәге түрәләрнең коррупция белән бәйле проблемалар булмаганлыгы ачыкланды.
–Безгә Сезнең позициягез яхшы таныш: рухи һәм әхлакый тәрбия һәм нык гражданлык позицияле шәхесне формалаштыру балачактан формалашырга тиеш. Бу юнәлештә районда ниләр эшләнә?
–Гомумбелем бирү оешмаларында “Тормыш дәресләре“, “Әхлак дәресләре“, “Олимпиада-100“ проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Боларның берсе дә, бер караганда коррупция белән бәйләнмәгәннәр, финанс махинацияләренә, ришвәтчелеккә мөнәсәбәтләре юк, ләкин алар тәртипле гражданин әзерләргә мөмкинлек тудыралар. Без шулай ук яшьләрнең иҗтимагый оешмаларының агитация һәм агарту эшчәнлекләрен хуплыйбыз, әхлак өлкәсендә респбликадагы традицион дини конфессияләр белән тыгыз элемтәдә торып эш алып барабыз.
–Коррупциядә, мәгълүм булганча, ике як та гаепле. Әмма җавапны ришвәт алучы гына бирә. Ни өчен? Моңа карата Сезнең фикерегез нинди?
–Хәтта дини китапларда да язылган: бирүче дә, алучы да бертигез гаеплеләр, дип. Бирүченең гаебенә килгәндә, бу хокук саклау органнарының эшләнеп бетмәгән гамәлләре. Хәер, соңгы вакытта бирүчеләрне җавапка тарткан очраклар да ешайды. Кемне дә булса сатып алган өчен җаваплылык тагын да кырысрак. Бу дөрес, минемчә. Бит ришвәт бирүче гамәлен аңлы рәвештә башкарып кына калмый, ә икенче берәүне дә җинаять кылуга этәрә. Бирүчедән башка алучы була алмый бит.
–Анатолий Петрович, коррупциягә каршы тору өчен, Сезнеңчә иң беренче нидән башларга кирәк?
–Иң әүвәл, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә, матди һәм әхлакый планда намуслы, нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга мөмкинлек тудыру өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттырырга кирәк. Икенчедән, җәмгыять җитлеккән һәм югары әхлаклы булсын өчен, аның психологиясе, әхлакый-этика һәм рухи дәрәҗәсе бүгенгегә карагнда күпкә югарырак булсын өчен максатчан эш алып бару зарур. Өченчедән, коррупциягә каршы белем бирүне һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүне балалар бакчаларыннан , мәктәпләрдән башлау максатка яраклы булачак. Балалар шәхе булып үсәргә, яхшылык, намус, репутация, “әхлаклык“ төшенчәсе турында уйлап үсәргә тиешләр. Дүртенчедән, түрәләр, яисә җитәкчеләр коррупциягә җәлеп ителгән булмасыннар. Чөнки коррупциягә каршы чиста ниятләр белән генә түгел, чиста куллар белән дә көрәшергә кирәк.
Әгәр бу күренешкә каршы комплекслы көрәш даими алып барыла, аңа властьның барлык буыннары һәм тармаклары да җәлеп ителгән икән, ул нәтиҗәле булачак. Бу – иҗтимагый берләшмәләр, оешмалар белән бергә алып барыла торган эш. Безнең районда беренче һәмиң актив ярдәмче – итимагый Совет. Дүләт үссен, ә гражданнар ришвәтсез җитеш яшәсен өчен кррупция масштабларын тиешле дәрәҗәгә кадәр кыскартырга мөмин.