Афәрин, педагоглар! Шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм 2нче санлы лицей коллективларының “Шәһәр кадрда – 2016“ кысаларында уздырылган чыгышларын карагач, тамаша залында утыручыларның барысы да аларга югары бәя куйгандыр, дип уйлыйм.
Без мөгаллим вә мөгаллимәләрнең һәрвакытта да җитди булуларына күнеккәнбез. Ә инде берәр мәдәни чара уздырсалар, аларны әйтерсең лә, алыштырып Мәдәният Икесе дә югары урынга лаеклы Афәрин, педагоглар! Шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм 2нче санлы лицей коллективларының “Шәһәр кадрда – 2016“ кысаларында уздырылган чыгышларын карагач, тамаша залында утыручыларның барысы да аларга югары бәя куйгандыр, дип уйлыйм. куялар. Гомерләрен сәхнәгә багышлаган артистлардан бер дә калышмыйлар. Баксаң, алар менә дигән юмор осталары да, сәнгатьле итеп шигырь укучылар да, теләсә кайсы теманы (бу очракта кино сәнгате) яхшы белүчеләр дә, биючеләр дә икән бит. Ниләр генә уйлап чыгармаганнар иде алар. Ни әйтсәң дә, фантазиягә чикләр юк! Әнә өченче санлы мәктәп коллективы “9 Месяцев“ фильмындагы җырны башкаруны көмәнле Ольга Әһлиуллинага ышанып тапшырган. Күңелләрне эретерлек итеп башкарды ул җырны. Әлеге белем бирү учреждениеләренең чыгышларын бәяләү өчен мәртәбәле жюрига да тир түгәргә туры килде. Бер коллектив икенчесеннән күпкә яхшы чыгыш ясады, дип әйтеп булмады. Лицей коллективының икмәк үстерүчеләргә багышланган биюе безне узган гасырның урак белән иген басуларын урган чакларга алып кайтты. Аларның көндәшләре Һинд фильмындагы заманча биюне шулкадәр оста башкардылар ки, залда утыручылар арасында бию ритмына гәүдәләрен селкетеп утыручылар да булды. Лицейлыларның җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укулары күңелләрне йомшартмый калмады. Мансур Сафин һәм Гөлнур Васыйлованың шигырьләре матур композиция ярдәмендә яңгырады. Аларның көндәшләре командасыннан Римма Мөхәмәтҗанованың үзе иҗат иткән картлар йортында улын көтеп яткан ана турындагы шигырьне тыңлаганда тамаша залында чебен очкан тавыш та ишетелмәде. Мәктәп директорлары да үзләрен оста артистлар итеп күрсәттеләр. Лицей директоры Салават Гыймранов белән 3нче санлы мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов берничә номинациядә чыгыш ясап, тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Салават Мәхмүтович җитәкләгән коллектив “Титаник“ фильмы аша залда утыручылар белән уңышлы гына эшләде. Фәнис Сабирҗанович кулы астында хезмәт кую- чылар исә тамашачыларны 1972нче елда Монреальдә СССР һәм Канада хоккей җыелма командалары арасында узган сериягә кайтардылар. “Фильмның дәвамы“ номинациясендә лицейлылар “Микрон“ фильмының дәвамын Мамадышта “төшереп бетерделәр“. Ә менә аларның көндәшләре “Самогонщики“ фильмын тасвирлаганда, кулымдагы фотоаппаратымны “буйсындыра“ алмадым. Чөнки сюжет барышында көлә-көлә эчләр катты. Бу сюжетка жюри әгъзалары барысы да иң югары балл куйды. Телгә алынмаган башка номинацияләрдә дә көндәшләр арасында баллар аермасы зур булмады. Нәтиҗәдә 3нче санлы мәктәп педагоглары көндәшләреннән аз гына өстенлек белән җиңүгә ирештеләр. Фестиваль-конкурска йомгак ясаганда, әлеге ике коллектив та бүләкләнүчеләр арасында булыр, дип ышанасы килә.
НИКОЛАЙ ҖӨРИЛЕ