Мамадышлылар чаңгыга басты. Стадион-ипподром базасында шәһәр мәктәпләрендә белем алучылар өчен “Масс-старт“ дип исемләнгән ярыш үткәрделәр. Кызлар да, малайлар да 3 чакрым озынлыктагы дистанцияне узды.
Шәһәр стадион-ипподромы базасындагы кышкы трасса чаңгычыларны кабул итәргә әзер. Кар катламы 10 см чиген узуга, биредә яңа сезон ачылды. Стадион директоры Алексей Минькин әйтүенчә, актив ял яратучылар өчен биредә 80 пар чаңгылар тәкъдим итәләр.
Искәртеп узабыз, чаңгы трассасының озынлыгы 3 чакрымны тәшкил итә. “Масс-старт“ бәйгесендә катнашучылар өчен шулай ук әлеге араны үтәргә туры килде. Чаңгы сезоны ачылышында, табиб күзәтүеннән узганнан соң, 1999-2003нче елларда туганнар белән 2004нче елда туган һәм аннан яшьрәкләр көч сынады.
Беренче булып стартка 1999нчы елда туганнар басты. Алар арасында финиш сызыгын беренче булып 4нче санлы мәктәп укучысы Марат Йосыпов кисә.
Югары сыйныф укучылары көч сынаган арада, кечерәкләр әле стартка әзерләнә генә иде.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү шулай ук стадион-ипподром базасында үтте. Исегезгә төшерәбез, биредә көндезге һәм кичке сәгатьләрдә чаңгы шуарга, тимераякта йөрергә мөмкин. Трасса тулысынча яктыртыла. Спорт кирәк-яракларын прокатка алып торырга мөмкин.