Мәктәп директоры Илшат Шәйдуллин искәртүенчә, ел да тылсымлы бәйрәм алдыннан сыйныфлар арасында яңа ел бизәлешенә конкурс игълан итәләр икән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.
21 декабрь көнне Албайда келәү буласы дигән сөенечле хәбәр тирә-як авылларга да килеп җиткән. Яңа чиркәү ачылгандагы келәүдән соң биредә бер тапкыр да керәшенчә келәү булмаган икән. Келәүгә килгәннәр арасында күрше авыллардан да кешеләр бар.
Уз территорияләрен иң яхшы бизәү буенча шәхси йортлар арасын да да конкурс игълан ителде авыл җирлегендә.
Татарстан синоптиклары 22 декабрь кичендә һәм 23енә каршы төндә һава температурасы тагын да төшәчәге турында хәбәр итә.
Бүген “Мамадыш совхозы“ бистәсендәге күпфункцияле үзәк базасында районкүләм Чыршы бәйрәме булып узды. Аны инвалид балалар, тәрбиягә алынган сабыйлар һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, коррекцияләү торак-мәктәбе укучылары өчен үткәрделәр. Яңа ел кичәсе район хакимияте ярдәме белән әзерләгән.
30 декабрьдә Үзәк мәйданда (үзәк чыршы янында) Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Башлана 7.00 сәгатьтә.
Сәүдә ноктасын куерга теләүчеләр иртән Совет урамына килә алалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды. Алар арасында Мамадыш районының Олыяз, Кләүеш, Омар авыл җирлекләре башлыклары.