ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. «Антиклещ» ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

"Тату сыйныф серләре" республика ата-аналар комитеты конкурсы финалыннан без диңгез буендагы балалар лагерына юллама белән кайттык! Бердәмлегебез, ышанычыбыз, җиңүгә омтылышыбыз нәтиҗәсендә конкурсның барлык 4 этабы да үтте.

Никахлашу сарае фойесында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган уникаль экспозиция ачылды.

Яшь мамадышлылар шахмат турнирында катнаштылар. Монда 50 дән артык бала килгән иде.

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Кече Кирмән авылында яшәүче Тәнзилә Гайнан кызы Вәлиева белән очрашты. 4 апрельдә якташыбызга 70 яшь тулды - Вадим Никитин юбилярга чәчәк бәйләме һәм «Район алдындагы казанышлары өчен» медале тапшырды, Тәнзилә ханымның яшь  буынны тәрбияләүдәге хезмәте  өчен рәхмәт белдерде. 

Без аны киләсе атнада җибәрәчәкбез. Бу этапта ук район халкына, хезмәт коллективларына, мәктәпләребез һәм балалар бакчаларыбызга, авыл җирлекләренә  җаваплылык, ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә.


4
апрель, 2025 ел
җомга

Бүген муниципалитет бинасында беренчел профсоюз оешмалары вәкилләре белән киңәшмә узды. Чарада Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм  хезмәткәрләрнең гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин катнаштылар.

Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә кулланган. Татарстанның Социаль фонды бүлеге әлеге максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчерде.

Кулларына себерке, тырма һәм башка җыэш кораллары алып,   экологик чарада катнашучылар яшь парлар аллеясын тәртипкә китерделәр.

Россия Почтасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган открытка чыгарачак. Рәсемне Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International