Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Кече Кирмән авылында яшәүче Тәнзилә Гайнан кызы Вәлиеваны 70 яшьлек юбилее белән котлады

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Кече Кирмән авылында яшәүче Тәнзилә Гайнан кызы Вәлиева белән очрашты. 4 апрельдә якташыбызга 70 яшь тулды - Вадим Никитин юбилярга чәчәк бәйләме һәм «Район алдындагы казанышлары өчен» медале тапшырды, Тәнзилә ханымның яшь  буынны тәрбияләүдәге хезмәте  өчен рәхмәт белдерде.  Тәнзилә Гайнановна 38 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Хезмәт юлын шушы мәктәптә пионер- вожатый булып башлаган. 

Район башлыгы укытучыларга үз һөнәрләренә тугры булулары өчен рәхмәт белдерде. Мәктәп директоры урынбасары вазифасында Тәнзилә Вәлиева милли традицияләр һәм мәдәният рухында тәрбияләүгә, патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирә.

Тәнзилә Гайнановнага ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International