Мамадышта Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм җыю бара. "Без аны киләсе атнада җибәрәчәкбез. Бу этапта ук район халкына, хезмәт коллективларына, мәктәпләребез һәм балалар бакчаларыбызга, авыл җирлекләренә сизгерлек һәм җаваплылык, ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә. Гуманитар йөкнең бер өлеше якташларыбыз дәвалана һәм тернәкләндерелә торган госпитальләргә һәм хастаханәләргә бүленәчәк. Хәзер һәркемнең бу мөһим эшкә кушылу мөмкинлеге бар!"- дип хәбәр итте үзенең шәхси битендә район башлыгы Вадим Никитин.