2025 елда Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе репетиторлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәтләре өчен ана капиталы акчалары белән түләгән

2025 елның 4 апреле, җомга

        Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә кулланган. Татарстанның Социаль фонды бүлеге әлеге максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчерде.

        Ана капиталы - Россиядә балалары  булган гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чарасы. 2025 елда беренче бала туганда ата-аналар - 690 266, 95 сум, икенче бала өчен - 912 162, 09 сум акча ала. Әгәр беренче балага сертификат рәсмиләштерелгән булса, икенче бала тугач,  өстәмә рәвештә 221 895,14 сум акча каралган.

         Гаилә ана капиталы чараларын кулланып баланы теләсә нинди мәгариф оешмаларында - балалар бакчасыннан алып университетка кадәр укытуны, чит тел өйрәнү  һәм автомобиль йөртү курслары, иҗат  һәм спорт белән шөгыльләнү дәресләре өчен түли ала. Төп шарт- оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш.

         Ана капиталы акчаларын өстәмә яки төп белем алуга юнәлдергән очракта, ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь  тулу факты мөһим шарт булып тора. Әгәр  ана капиталы акчалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә,  шул исәптән шәхси эшкуарда баланы карауга һәм тәрбияләүгә җибәрелсә, яисә мәктәпкәчә белем бирү белән

 

 

 

бәйле түгәрәкләр һәм башка белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә тотылса, акчаны ана капиталына хокук биргән баланың  яшенә бәйсез рәвештә файдаланырга  мөмкин.

 

          Дәүләт ярдәме акчаларын гаилә үз  балаларына да, уллыкка  алынган  балаларны  укытуга да юнәлтә ала. Иң мөһиме, бала 25 яшьтән өлкәнрәк булмавы, ә Россия территориясендәге уку йортының лицензиягә ия булуы зарур.

         "Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 50 меңнән артык татарстанлы ана  капиталы акчасын балаларны укытуга юнәлтте. Ана капиталы акчаларын тотуга гариза бирү өчен гаиләгә дәүләт хезмәтләре порталы,күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәте аша гариза бирү дә җитә. Хезмәткәрләр гаризаны 5 эш көне эчендә караячак, сирәк очракларда,  гаилә тарафыннан өстәмә белешмәләр бирү кирәк булганда, 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Акчалар  турыдан-туры мәгариф оешмаларына күчерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Сорауларыгыз булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз .

         Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында барлык  мәгълүматны СФР сайтында,  ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International