Бүген муниципалитет бинасында беренчел профсоюз оешмалары вәкилләре белән киңәшмә узды

2025 елның 4 апреле, җомга

Бүген муниципалитет бинасында беренчел профсоюз оешмалары вәкилләре белән киңәшмә узды. Чарада Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм  хезмәткәрләрнең гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин катнаштылар.

Очрашуда хезмәткәрләрнең хокукын һәм мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы актуаль мәсьәләләр,  ,  профсоюз хәрәкәтен алга таба үстерү турында сөйләштеләр.. Киңәшмә барышында беренчел оешмаларның эше турындагы хисаплар тыңланды, проблемалы моментлар анализланды һәм уртак чишелеш эшләнде. Профсоюз һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук хезмәт законнары үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Киңәшмәдә катнашучылар уртак тырышлык белән профсоюз әгъзаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда зур уңышларга ирешеп булачагына ышаныч белдерделәр. Беренчел оешмаларның иң актив хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International