Раштуа бәйрәме хөрмәтенә багышланган чаралар Мамадышта иртәнге 7дән үк башланды. Таң сызылганчы ук үзәк чыршы янында ярминкә гөрли иде.
Ни өчен нәкъ менә шушы көнне? Җавабы гап-гади: 2017нче елның 5нче гыйнварында шәһәрнең үзәк мәйданындагы Чыршы янында шәһәрдәшләребезне театральләштерелгән тамаша белән күтәренке һәм энтузияләргә бай күңелле яшьләрдән торган коллективлар ял иттерәчәк.
Районыбыз торак пунктлары узган ел да Яңа елны каршылау өчен зур тырышлык куйдылар. Мамадыш, авыллар архитектура күргәзмәләрен хәтерләтте. Комиссиягә торак пунктлары арасында бәйрәмне каршылау буенча игълан ителгән конкурста катнашучылар арасында иң иңнәрен сайлап алу җиңел булмады.
Мамадыш балалар тудыру йортына декабрь аеның соңгы көннәрендә 10 нан артык хатын-кыз килә. Яңа ел төне тыныч уза. 2017нче елның тәүге сабые туу турындагы шатлыклы хәбәр медицина үзәгеннән бүген килеп иреште.
Мамадышлы Илүзә Ибраһимова Дубайга билет өчен көрәшә.
Мамадышта район башлыгының чыршы бәйрәме узды. Чарага төбәгебезнең иң алдынгы һәм иң сәләтле укучылары- 360 бала чакырылган иде.
Барыгызны да ихлас күңелдән Яңа 2017нче ел белән тәбриклим. Яңа елны без үзгә бер тойгылар белән каршылыйбыз: үткән эшләргә нәтиҗә ясый быз, киләчәккә өметләр белән карыйбыз. Узып баручы ел төрле борчылулар, проблемалар алып килүгә карамастан, без, зур ышаныч белән, сынауларны уңышлы үттек, дия алабыз. 2016нчы елда төзелеш, капиталь ремонт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт тармакларында барлык республика программаларын да тулысынча һәм сыйфатлы итеп башкара алдык.
2016 нчы ел буена Мамадыш ГХАТ бүлегендә урнашкан йөрәккә яңа гына язылучылар үзләренең кечкенә генә бүләкләрен- яфракчыклар калдырдылар.
Сезне һәм район халкын ихлас күңелемнән якынлашып килүче 2017нче ел белән тәбрик итәм. Узып баручы, күләмле эшләргә һәм вакыйгаларга бай ел, тагын бер мәртәбә Татарстаның төп байлыгы һәм иң югары максатларга ирешүнең нигезе инциативалы һәм максатчан, сәләтле һәм хезмәт сөючән кешеләр булуын раслады.
Ник нәкъ менә шул көнне? Барысы да бик гади: 2017нче елның 5нче гыйнварында шәһәребезнең үзәк мәйданындагы төп Чыршысы янында сәхнәләштергән тамашаны энтузиазмга искиткеч бай, бик креатив коллективлар уздыра.