Раштуа бәйрәме хөрмәтенә багышланган чаралар Мамадышта иртәнге 7дән үк башланды. Таң сызылганчы ук үзәк чыршы янында ярминкә гөрли иде. Шәһәр халкына үз сыйнигъмәтләрен Никифорово, Олыяз, Югары һәм Түбән Ушма, Шәмәк, Дүсмәт, Сон, Тауиле авыл җилекләре, фермерлар тәкъдим итте. Өстәлләр итләрдән, төрле салатлардан һәм күп төрле товарлардан сыгылып торды. Үз продукцияләре белән сату итәргә Алексеевск фермерлары да килгән иде. 2017нче елның беренче ярминкәсе булса да, узган көздән башлап моңа кадәр оештырылганнарының күбесеннән баерак иде ул. Сәгать 9 тулганда Раштуа бәйрәме дә башланып китте. Аны олылап, матур итеп үткәрүдә район мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре учреждениеләре үзләренең өлешләрен керттеләр. Үзәк чыршы тирәли төрле уеннар, бәйгеләр озак дәвам итте. Бәйрәм белән мәйданга җыелган халыкны муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, изге Ксения Римлянын храмы настоятеле Дмитрий атакай тәбрикләделәр. Анатолий Петровичның быел Мамадышта 1933нче елны шартлатылган Троица соборын яңадан салу башланачагы, моның өчен инде 50 миллион сум акча да табуы турындагы хәбәрен бөтен халык җылы кабул итте. Җырлы, уеннарга бай бәйрәм көннең салкынлыгын да сиздермәде.