ЯҢА ЕЛ ӘКИЯТЕ 5 ГЫЙНВАРДА ЯҢАРА

2016 елның 30 декабре, җомга

Ник нәкъ менә шул көнне? Барысы да бик гади: 2017нче елның 5нче гыйнварында шәһәребезнең үзәк мәйданындагы төп Чыршысы янында сәхнәләштергән тамашаны энтузиазмга искиткеч бай, бик креатив коллективлар уздыра. Төгәлрәге: шәһәребездәге өченче санлы мәктәп җитәкчелегендә район финанс, мәгариф, социаль яклау, яшьләр эшләре һәм спорт, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлекләре, “Светлячок“, “Нухрат“, “Ландыш“ балалар бакчалары, спирт заводы, “ТАТМЕДИА“ АҖе филиалы, ИП “Гаянова“. Тамашачылар Чыршы тирәли күңелле әйлән-бәйләндә, балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган уеннарда, фотосессиядә һәм мастер-классларда катна- ша алачаклар. Туңучылар кайнар чәй эчеп җылына- чак. 18.00 сәгатьтә бәйрәмгә килергә онытмагыз, күршеләрегезне дә чакырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International