Районыбыз торак пунктлары узган ел да Яңа елны каршылау өчен зур тырышлык куйдылар. Мамадыш, авыллар архитектура күргәзмәләрен хәтерләтте. Комиссиягә торак пунктлары арасында бәйрәмне каршылау буенча игълан ителгән конкурста катнашучылар арасында иңиңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Һәр ярышбәйгенең җиңүчесе була. Шәһәр оешма предприятиеләре арасында иң зур бүләккә – Гран-прига Мамадыш җылылык челтәрләре предприятиесе лаек булды. “Инвест-Строй“ ҖЧҖ белән УК “Просто молоко“ ҖЧҖнең “Мамадыш сыр-май комбинаты“ филилалы – беренче урында. Пенсия фонды идарәсенең сыннары шәһәрдәге эре бюджет учреждениеләре арасында иң яхшылары, дип табылды. Ә кече бюджет учреждениеләре арасында Мамадыш муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә тиңнәр булмады. Мамадышның белем бирү учреждениеләренә килгәндә, Мамадыш торак-мәктәбе белән Красная Горка урта мәктәбе коллективларының сыннары иң югары бәяне алдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдән “Бәләкәч“ балалар бакчасының сыннарына тиңнәр булмады. Районыбызның авыл җирлекләре дә конкурста Бәйрәм кайтавазы Таныш булыгыз – җиңүчеләр актив катнаштылар. Алар арасында Көек-Ерыкса һәм Түбән Яке авыл җирлекләре беренче урынны яуладылар. Кече һәм урта бизнесның сәүдә объектлары арасында “Энергоцентр“ ҖЧҖ җиңүче булды. Шәһәрдәге күпкатлы йортлар арасында конкур- ста югары бәя алырлык йорт булмады. Территориаль иҗтимагый үзидарәләрдән “Северный“ ТИҮ генә актив катнашты. Шәхси йортлар арасында Нократ яр буе урамындагы 50/2нче санлы йортта яшәүче Клиновлар беренче урынны яулады. Шәһәрдәге Совет урамында үзләренә беркетелгән территорияләрдә сыннар ясаган коллективлар да билгеләп үтелде. Түбән Ушма авылында яшәүче ГАБДРӘХИМОВлар гаиләсе – “Экояз-2016“ конкурсының “Экогаилә“ номина- циясе җиңүчеләре. “Вятка“ кафесының Римма Җиһаншина (уңнан беренче) җитәкчелегендәге коллективында чын һөнәр осталары хезмәт куя. Быелгы елны каршылауга багышланган чара үзенең бай эчтәлекле Боздагы шоу белән истә калды. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, фигуралы шуу белән шөгыльләнүче балалар катнашында уздырылган әлеге чара “Могҗизалар эзләгәндә“ исеме астында узды. Тамаша геройлары: “Могҗизалар бармы?“ – дигән сорауга җавап эзләделәр. Кенәз сараенда бу темага бәхәсләр куертылды, барысы да көтелмәгән мизгелне көтте. Әлеге сорауга районыбыз башлыгы Анатолий Иванов төгәл җавап бирде: Могҗизаларны әллә кайдан эзләп йөрисе түгел, сез ул, хөрмәтле мамадышлы- лар, безнең могҗизалар, – диде ул. Балмаскарад биш кешенең күңелендә аеруча истә калачак. Чөнки 30нчы декабрь көнне тәүге мәртәбә Боз сараена җыелганнар өчен Яңа ел лотереясы уйнатылды. Биш шәһәрдәшебез ул көн- не өйләренә көнкүреш тех- никасы, телевизорлар алып кайтып китте. Шуларның берсе, Боз сараена фигуралы шуу түгәрәгенә йөрүче 7 яшьлек Ясминә ХУҖАҖАНОВА телевизор отты. Могҗизаларга ышанасыңмы, дип сорагач ул: Әлбәттә ышанам. Кыш бабай миңа башта кәрәзле телефон бүләк иткән иде. Бүген телевизорлы булдым. Мин аны үз бүлмәмә куячакмын. Телевизордан мультфильмнар карарга яратам, – диде ул. Калган бүләк хуҗалары да, төрле яшьтә булуларына карамастан, Боз сараеннан могҗизаларга ышанып кайтып киткәндер, дип ышанасы килә.