“Мин алар белән горурланам!“ Мамадышта район башлыгының чыршы бәйрәме узды. Чарага төбәгебезнең иң алдынгы һәм иң сәләтле укучылары- 360 бала чакырылган иде. Лидерларны Анатолий Иванов шәхсән хөрмәтләде. Бәйрәмне елдагыча район мәдәният йорты бинасында оештырдылар.
Илдар Гулов район башлыгының чыршы бәйрәмендә әле беренче тапкыр гына. Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәпнең 11нче сыйныфында гел 4ле һәм 5ле билгеләренә генә укучы егет актив тормыш рәвеше алып бара. Төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында катнаша ул. Ирешкән уңышлары да шактый.
Марат Каюмов шулай ук 11нче сыйныф укучысы. Урта Кирмән урта мәктәбендә белем ала. Киләчәктә медицина өлкәсен сайларга ниятли. Ә бу бәйрәмгә аны татар әдәбияты фәненнән үткәрелгән район олимпиадасында 1нче урынны яулау алып килгән.
Бәйрәмгә кунак итеп чакырылганнар өчен бинаның фойесында һәм спорт залында Балалар һәм яшүсмерләр йорты хезмәткәрләре мастер-класслар үткәрде: чыршы уенчыклары, мамык дисклардан кыш бабай ясарга өйрәттеләр, Яңа ел бәйрәменең төп геройларын рәсем итеп төшерделәр, киләсе ел хуҗасы булган әтәч уенчыклары иҗат иттеләр.
-Быел яшел чыршы тирәсендә күңел ачарга 360 укучы чакырылды. Без аларның һәркайсына бүләкләр әзерләдек. Барлык өлкәләрдә дә уңышлар шактый: спортта да, сәнгатьтә дә, фән олимпиадаларында да. Алга таба да бу күрсәткечләрне киметмәү- безнең төп бурыч булып кала,- диде район мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Радик Гатин.
Гомумән, ел саен, декабрь ае азагында, район башлыгының чыршы бәйрәме төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң-иңнәрен: фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестиваль-бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләрне җыя. Быел залдагыларга “Көнчыгыш төне“ дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Җылы як илләрендә хакимлек итүче Сөләйман Солтан ярдәмчеләренә Кар кызын эзләтергә боера. Аңа салкын урамда басып торудан туңган сатучы хатынны да, кар патшабикәсен дә алып киләләр. Һәм менә ниһаять чын кар кызы табыла. Әмма ул бәйрәм Кыш бабайдан башка узмый, дип аны да чакырта. Әмма карсыз, ел әйләнәсе эсселек хакимлек итүче җылы якта нинди Кыш бабайлы бәйрәм инде. Алар солтанны күндереп, Мамадышка, Яңа елны бәйрәм итәргә кайталар. Әлеге тамаша музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Укучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләргә ТР атказанган артисты Рәсим Низамов та килгән иде. Популяр җырчы төбәгебездә музыка дәресләре алып барырга ниятли. Беренче адымнар инде ясалган.
-Район җитәкчелеге белән сөйләштек. Урта һәм өлкән сыйныфларда укучылар өчен җыр дәресләре үткәрергә исәп. Сезнең төбәктә талантлы яшьләр бик күп. Аларны вакытында күрә белергә генә кирәк. Авыллардагы балаларны да бу дәресләргә җәлеп итү мәсьәләсен хәл итәчәкбез. Дәресләрне көннәрен билгеләп үзем үткәрәм. Балаларны шулай ук төрле конкурсларга әзерләүдә дә ярдәм итәчәкбез,- диде Рәсим Низамов.
Тантананы дәвам итеп чыгыш ясаган район башлыгы Анатолий Иванов искәртүенчә, нәкъ менә залда утыручы егетләр-кызлар Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне. “Без алар белән чиксез горурланабыз“,- ди җитәкче.
Район башлыгы укуда ирешкән уңышлары өчен бер төркем укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Соңыннан, чыршы бәйрәменә килгән һәр укучыга да Кыш бабай белән Кар кызы күчтәнәчләр өләштеләр.