ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 17 гыйнварында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Мамадыш шәһәренең К. Маркс, Толстой һәм Галактионов урамнары буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак.

Мамадыш районы чишмәләрендә һәм сулыкларында изгеләндерү графигы


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында булды. Көннең беренче яртысында ул «Бердәм Россия» партиясенең Мамадыш бүлеге конференциясендә катнашты. Аның барышында «Бердәм Россия» партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсе секретаре сайланды. Аннары кунаклар Олыяз авыл җирлегенә юнәлде. Нәкъ менә биредә гражданнар җыеннары башлана.

2022 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;

көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казанда секундына 14 метрга кадәр);

- көчле кар (Казанда-төнлә);

- юлларда кар көртләре.

Утырышның төп мәсьәләсе «Бердәм Россия» партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсе секретарен сайлау булды.

Кичә шәһәрнең үзәк мәйданында Иске Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Үзәк чыршы янында шәһәр халкы һәм кунаклар җыелды. Бәйрәм концерт номерлары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән үрелеп барды. Шулай ук шәһәрнең хезмәт коллективлары арасында Яңа ел тамашалары конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста катнашу кешегә нәрсә бирә? Бу сорауга һәркемнең үз җавабы. Берәүләр конкурс вакыт һәм көчне генә сарыф итү дип саный, шуңа күрә әлеге тәкъдимнәрдән катгый баш тарта. Икенче төркем үз көчен сынап карый, әмма, көчлерәк көндәшләрне күргәч, борынын салындыра. Конкурста катнашу үзеңне профессиональ яктан үстерү  өчен чиксез мөмкинлекләр ачуын аңлаган кешеләр  процесска кереп китәләр һәм иртәме-соңмы югары нәтиҗәләргә ирешә. Мамадышның 1 нче номерлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Мамадыш муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе урынбасары Светлана Александровна Байкеева нәкъ менә шушы сирәк категориягә керә дә инде.

Тэги: #женщинагода

13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында үз хокукларын ничек якларга?

Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе

конкурсы башланды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International