Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында булды. Көннең беренче яртысында ул «Бердәм Россия» партиясенең Мамадыш бүлеге конференциясендә катнашты. Аның барышында «Бердәм Россия» партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсе секретаре сайланды. Аннары кунаклар Олыяз авыл җирлегенә юнәлде. Нәкъ менә биредә гражданнар җыеннары башлана. Кунаклар беренче чиратта җирле фермерларда булдылар, анда җитештерелә торган продукция белән таныштылар, авыл фермерларының тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тыңладылар.
Тулырак мәгълүмат: http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/zamestitel-predsedatelya-gossoveta-rt-marat-akhmetov-posetil-khozyaystva-mamadyshskikh-fermerov