Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»  ФДБУ

2022 елның 13 гыйнвар 18. 00 сәгатьтән   алып  14 гыйнвар 18.00 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү җибәрде.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 14 гыйнварында көндез урыны белән секундына 15- 20 метрга кадәр көчле җил,  җил вакытында 1 км га кадәр күз күреме начарлану белән буран,  юлларда кар көртләре,  көндез һәм кичен көчле кар көтелә.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Баш идарәсе буран вакытында, бураннан соң юлларда сак булырга кисәтә. Машина йөртүчеләргә  ерак юлга бик кирәк булган очракта гына чыгарга тәкъдим итә.  Сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International