«Мамадыш - Есть контакт » яки «Ел герое» кем булды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Конкурста катнашу кешегә нәрсә бирә? Бу сорауга һәркемнең үз җавабы. Берәүләр конкурс вакыт һәм көчне генә сарыф итү дип саный, шуңа күрә әлеге тәкъдимнәрдән катгый баш тарта. Икенче төркем үз көчен сынап карый, әмма, көчлерәк көндәшләрне күргәч, борынын салындыра. Конкурста катнашу үзеңне профессиональ яктан үстерү  өчен чиксез мөмкинлекләр ачуын аңлаган кешеләр  процесска кереп китәләр һәм иртәме-соңмы югары нәтиҗәләргә ирешә. Мамадышның 1 нче номерлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Мамадыш муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе урынбасары Светлана Александровна Байкеева нәкъ менә шушы сирәк категориягә керә дә инде.

«Ел укытучысы» конкурсында ул беренче тапкыр яшь педагог буларак 2007 елда катнаша. Аннары үзен тагын берничә тапкыр сынап карый, өч тапкыр республика финалына чыга. 2020 елда бу конкурста  җиңүгә ирешә. Ә 2021 елда Светлана Александровна Татарстан Республикасын «Ел укытучысы»  федераль конкурсында тәкъдим итә.

Светлана буш вакытын гаиләсе белән уздырырга тырыша. Байкеевлар актив ял итүне өстен күрә. Ялга тауларга яки диңгезгә баралар. Хәер, безнең героебызның җәйге ялы укытучылар үлчәмнәре буенча бик кыска-нибары бер атна. Каникулның калган көннәрен  Светлана  балалар лагеренда педагогик хезмәткә багышлый. "Лагерь-аралашуның башка дәрәҗәсе. Балалар монда башкача ачыла», - дип билгеләп үтә Светлана Александровна.

С.А. Байкеева күпъеллык педагогик стажы булган династиядән. Аның бабасының.абасы. әбисе, әнисе педагоглар.

 Бүген Светлана Александровна яшь педагогларга үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләр бирә, районыбызның рус теле укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли.

Педагогик эшчәнлектән тыш ул әле кул эшләре белән дә шөгыльләнергә вакыт таба, музыка инструментларында уйный, шигырьләр яза.

 2021 елда С.А.Байкеева “ Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының мактаулы гражданины” исеменә лаек булды. 2022 елда аны тагын бер җиңү көткән икән бит !

 Агымдагы елның 3 январендә “Мамадыш –Есть контакт” социаль челтәрдә игълан ителгән 2021 ел нәтиҗәләре буенча “ Ел герое “ конкурсында җиңү дә аныкы булды.

10 гыйнварда конкурс нәтиҗәләре иң күп тавышны җыючыны билгеләде. Бу – Байкеева Светлана Александровна! Аның өчен үз тавышын 641 җавап бирүдә катнашучы биргән иде, бу 27,1 % тәшкил итә. Җиңүегез белән котлыйбыз сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International