Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе конкурсы башланды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы старт алды. Ул ике этапта үткәрелә: муниципаль һәм республика этабы.

Конкурсның төп максаты-территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын үстерү.

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең төрле юнәлешләр буенча: халык белән эшләү, шул исәптән шәһәрлеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр буенча  уңай хәл ителгән каралар саны, уздырылган җыелышлар саны, Физик культура һәм спорт өлкәсендә башкарылган эшләр, үткәрелгән спорт чаралары саны, мәдәни-массакүләм эш, гражданнарның социаль яклауга мохтаҗ категорияләренә ярдәм итү, территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү, җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендәге эшчәнлек бәяләнәчәк.

Конкурсның беренче этабында катнашу өчен гаризалар 17-28 гыйнварда кабул ителә, аларны муниципаль конкурс комиссияләре караячак.

7-18 февральдә конкурсның икенче этабы өчен материаллар кабул ителәчәк, нәтиҗәләр 5 мартта ясалачак.

Җиңү өчен көрәшергә теләгән территориаль иҗтимагый җирле үзидарәләр шәһәр районнары администрацияләрендә гариза бирә алалар.

Конкурста катнашу шартлары белән тулырак русча варианттагы сылтама буенча танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International