Мамадышлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

2022 елның 22 марты, сишәмбе

2022 елның 25 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.

Республика районнарында һәм шәһәрләрендәреспублика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр, консультантларның алмаш составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Бушлай юридик ярдәм мамадышлыларга да күрсәтеләчәк. Гражданнарны кабул итү Мамадыш шәһәре, М. Җәлил ур., 23/33 йорт, 209.каб. адресы буенча «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узачак.

Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору графигы:

08: 00 9: 30-Пенсия фонды белгече Шәрифуллин Руслан Рафаил улы;

11: 00-12: 30-Нотариус Камалов Эдуард Наил улы;

12: 30-14: 00 – «ТР БТИ " АҖнең Мамадыш бүлекчәсе җитәкчесе Мотыйгуллина Зөһрә Зиннур кызы;

14: 00-15: 30-Адвокат Останина Вера Николаевна.

Алдан язылу өчен телефон: 3-34-28.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International