Нократ елгасы буендагы тау битендә 12 мартта мәктәп укучылары һәм Мамадышта яшәүче, спорт яратучы гаиләләр арасында чаңгыда кышкы ориентлашу буенча ярышлар булды. Әлеге вакыйгага 120 кеше килгән иде. Монда Мамадыш халкы да, шәһәрбезгә кайткан кунаклар да бар иде!
Ярышларда 12 мәктәп һәм 4 гаилә командалары катнашты, алар биремнәрне уңышлы үтәделәр! Призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Ярышларда катнашкан балаларга яшь турист станциясе логотибы белән шапка алды һәм диплом белән бүләкләнде.
Спорт ярышларыннан тыш, “Чудодейлар”эзерләгән күңел ачу программасы да булды, ә Мамадыш башкарма комитеты тарафыннан оештырылган матур фотозонада истәлеккә фоторәсемгә төшәргә мөмкин иде! Барлык ярышлардан соң катнашучылар һәм килгән кунаклар кыр кухнясы ризыклары белән сыйландылар, кайнар коймаклар белән чәй эчтеләр.
Бу вакыйганың бер өлеше булган һәм ял көннәрен саф һавада үткәргәннәргә рәхмәт! Анонслар vk.com/park.tatar төркемендә барлыкка киләчәк.