ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2026 ел
шимбә

Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында тыл ветераннарына ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшыралар.


24
апрель, 2026 ел
җомга

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2026 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды.

Яз килү белән безнең парклар һәм скверлар җәлеп итү үзәкләренә әверелә. Халыкның ялы уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен, районның җаваплы хезмәтләре җәмәгать урыннарын җыештыру буенча эшләрне башлап җибәрде.

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды. Чарада Мамадыш районыннан ике хореография коллективы — «Каприз» һәм «Лаборатория»катнашты.

Валентина Леонидовна 1937 елда Витебск өлкәсенең Альховик авылында туа. Әтисе ат караучы, ә әнисе гади эшче булып эшләгән гаиләдә ике бала үскән. Сугыш башлану белән әтине фронтка рядовой итеп алалар, 1944 елның июнендә ул хәбәрсез югала.

Политехника көллиятенең беренче курс студентлары бөтен районны гаҗәпләндерергә булдылар. Алар алты метр озынлыктагы һәм ярты тонна авырлыктагы авиация конструкциясен үз куллары белән эретеп ябыштырдылар.

2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда үзебезне, якыннарыбызны һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау өчен махсус янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре гамәлдә.


23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Муниципалитет диварларында бүген ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International