2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

2026 елның 24 апреле, җомга

        Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары!

        2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда үзебезне, якыннарыбызны һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау өчен махсус янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре гамәлдә.

     Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда нәрсә эшләргә ярамый:

учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру;

урман янгыннары һәм башка Ландшафт янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре территорияләрендә мангалларда, мичләрдә һәм башка җайланмаларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалану;

урман янгыннары һәм башка Ландшафт янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, балалар ялы һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре территорияләрендә, шулай ук сәламәтләндерү оешмаларында 1-3 класслы хәвефле пиротехника эшләнмәләрен куллану;

урман-парк зоналарында, торф кишәрлекләрендә һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә ачык уттан файдалану һәм янгын куркынычы булган эшләр башкару.

      Халыкка нәрсә эшләргә тәкъдим ителә: йорт яны һәм бакча участокларын коры үләннән, яфраклардан һәм  чүп-чардан чистартырга;

участокларда сулы савытлар яисә янгын сүндергечләр булуны тәэмин итәргә;

янучан материалларны һәм калдыкларны урман массивларына якын территорияләрдә җыюга юл куймаска;

ут белән уеннарның ярамавы турында балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрергә;

урманнарда һәм парк зоналарында булганда ачык уттан һәм пиротехникадан файдаланудан тыелырга; янгын яки төтен чыккан очракта кичекмәстән 101 яки 112 телефоны буенча хәбәр итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International