Мамадыш районында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган акция башланды

2026 елның 25 апреле, шимбә

         Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында тыл ветераннарына ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшыралар.

          Беренче булып  бүләкләрне Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә яшәүчеләр алды . Анда барлыгы 5 тыл хезмәтчәне һәм ветераннарның тол хатыннары яши. Аларны җирлек башлыгы Альберт Әкбәров авыл активы һәм Тәкәнеш мәктәбе волонтерлары белән котлады.

        Республика буенча акция 5 майга кадәр дәвам итәчәк. Меңләгән өлкән яшьтәге кешеләр истәлекле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International