«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды. Чарада Мамадыш районыннан ике хореография коллективы — «Каприз» һәм «Лаборатория»катнашты.
Жюри чыгышлары йомгаклары буенча «Лаборатория» коллективына беренче урын бирелде. "Каприз" коллективы икенче урынны алды.
Яшь артистларга көч бирергә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин да килгән иде. Район җитәкчесе катнашучыларны һәм коллектив җитәкчеләрен лаеклы нәтиҗәләр белән шәхсән үзе котлады.
Коллективларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез! Мамадыш районының яшь талантларына ярдәм итү өчен ❤ куегыз!