Мамадыш районыныћ Тњбђн Тђкђнеш авылында мђдђният йорты ачылды. Авыл халкы, шушы тљбђктђн чыккан шђхеслђр бер мђйданга ќыелдылар.
Шәһәрдәшебез Денис Ермолаев Ватан каршындагы изге бурычын Президент полкында үтиячәк. Федераль сак хезмәте Татарстаннан җыелган мең ярым кандидат арасыннан 20 егетне сайлап алган. 14нче майда хәрби сәфәргә кузгалачак призывникны без дә энә күзеннән үткәрдек.
Машина йөртүчеләргә күптән көтелгән яңалык! Ушма елгасы аша салынган күпер өстендә ремонт эшләре башланды. Инде кичә үк “Татавтодор” филиалы бригадасы биредә тигез өслекле юл булачак, дип вәгъдә иткән иде. Әмма һава торышы үз срокларын куйды.
Укучыларга һәлакәткә юлыккан автомобильдән кешеләрне дөрес итеп коткару, бәла–казалар вакытында үтәлергә тиешле таләпләр хакында сөйләделәр. ТР эзләү–коткару хезмәтенең 5нче санлы отрядында ачык дәрес үтте.
Россия радиация һәлакәтендә корбан булучыларны искә ала. 1986нчы елның 26нчы апрелендә Чернобыль АЭС дөньядагы иң зур катастрофаларның берсе искәртелә. Әлеге трагедиядә һәлак булучыларны Мамадышта да искә алдылар. Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда “Чернобыль– кара авыру” дип исемләнгән чара үтте.
Инде 5 нче ел рәттән шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин призына район күләмендә мини-футбол буенча турнир оештырыла.
Башлыкларны бик еш укыталар хәзер. Кеше белән эшләгәч, төрле хезмәтләр белән очрашкач, үзләрен дә әледән-әле төрле тикшерүләр белән тинтерәтеп торгач, алар барысыннан да хәбәрдар булырга, законнардагы яңалыкларны һәм үзгәрешләрне дә белеп торырга тиеш шул.
–Җирле үзидарәдәге реформа–җәмгыять белән идарә итү өлкәсендәге катлаулы, шул ук вакытта тарихи яктан кичектергесез үзгәрешләр. Муниципаль власть тулысынча тормышка ашсын өчен озак еллар, ә бәлки дистәләгән еллар дәвамындагы эзлекле эш кирәк. Бу хәрәкәттә иң мөһиме–нигезен тәшкил итүче принциплардан читләшмәү, үз эшчәнлегеңне эзлекле һәм максатчан камилләштерә бару,–диде республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров бүген Мамадышта сигез районның муниципаль берәмлекләре өчен оештырылган, төрле министрлыклар һәм хезмәтләр вәкилләре чыгыш ясаган республика зона семинар-киңәшмәсендә.