Административ комиссия әгъзары 15 апрельда игълан ителгән төзекләндерү, чисталыкны һәм тәртипне саклау икеайлыгында вәкаләтле участок полицияләре белән берлектә авыл җирлегендә төзекләндерү, чисталыкны һәм тәртипне саклау Кагыйдәсенең үтәлешен тикшерү максатыннан авылларга рейдлар белән чыгуны оештыра. Комиссия әгъзары рейдлар вакытында шәхси хуҗалыклардагы йортлар янындагы территорияне тәртипкә китерү, вакытында чүп-үләннән арындыру, йорт яны территориясендә төзелеш материаллары, транспорт, төрле конструкцияләр һәм бүтән җиһазлар саклауга игътибар итәчәкләр, административ хокук бозу очрагы булганда Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексы нигезендә административ протокол төзиячэкләр.
Авыл җирлегендә төзекләндерү, чисталыкны һәм тәртипне саклау Кагыйдәсенең түбәндәге пунктлары аеруча еш бозыла:
- тиеш булмаган урыннарга чүп түгү;
- тиеш булмаган урыннарда төзелеш материаллары, транспорт, төрле конструкцияләр һәм бүтән җиһазлар урнаштыру, саклау;
- тиеш булмаган урыннарда автомобиль транспорты юу;
- авыл үзәгендә, басуларда мал-туарның ирекле йөрүе;
- -койманың урам ягына нинди дә булса җиһазлар урнаштыру, саклау;
- чәчүлекләр, яшел утыртмалар өстеннән автомобиль транспорт белән үтү, таптаү;
- елга, күлләр яны территориясендә автомобиль транспорты юу, чүп түгү. 2011 елда кабул ителгән Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексы нигезендә административ хокук бозу очрагы булганда: түбәндәге штрафлар салу каралган:
-
|
3.6. «Жирлеклэр һэм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итунең муниципаль кагыйдәләрен бозу» |
Административ штраф |
Гражданнар |
Штраф 2000 сумнан алып 3500 сумга кадәр |
|
Вазыйфаи затлар |
Штраф 15000 сумнан алып 30000 сумга кадәр |
||
|
Юридик затлар |
Штраф т 200000 сумнан алып 500000 сумга кадәр |
||
|
Шул ук гамәлләрне ел дәвамында кабат кылган (гамәл кылмаган) өчен |
Гражданнар |
Штраф 3500 сумнан алып 5000 сумга кадәр |
|
|
Вазыйфаи затлар |
Штраф 30000 сумнан алып 50000 сумга кадәр |
||
|
Юридик затлар |
Штраф 500000 сумнан алып 1 млн. сумга кадәр |
Мамадыш муниципаль районы
административ комиссиясенең җаваплы секретаре Г.Х. Юнысова