Уку кирәкле шәйдер

2013 елның 20 апреле, шимбә

Башлыкларны бик еш укыталар хәзер. Кеше белән эшләгәч, төрле хезмәтләр белән очрашкач, үзләрен дә әледән-әле төрле тикшерүләр белән тинтерәтеп торгач, алар барысыннан да хәбәрдар булырга, законнардагы яңалыкларны һәм үзгәрешләрне дә белеп торырга тиеш шул.

–Җирле үзидарәдәге реформа–җәмгыять белән идарә итү өлкәсендәге катлаулы, шул ук вакытта тарихи яктан кичектергесез үзгәрешләр. Муниципаль власть тулысынча тормышка ашсын өчен озак еллар, ә бәлки дистәләгән еллар дәвамындагы эзлекле эш кирәк. Бу хәрәкәттә иң мөһиме–нигезен тәшкил итүче принциплардан читләшмәү, үз эшчәнлегеңне эзлекле һәм максатчан камилләштерә бару,–диде республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров бүген Мамадышта сигез районның муниципаль берәмлекләре өчен оештырылган, төрле министрлыклар һәм хезмәтләр вәкилләре чыгыш ясаган республика зона семинар-киңәшмәсендә. Җирле үзидарә төшенчәсе тормышыбызга ныклап моннан ун ел чамасы элек керә башлады. Ул вәкаләтләрне делегацияләү юлы белән тормышка ашырыла. Җирле үзидарәләргә башта егермеләп төрле вәкаләт йөкләнгән булса, хәзер алар кырыкка җиткән. Әмма барлык очракларда да финанслар белән ныгытылып бетми. Минсәгыйть Шакиров: “Акча һәрвакыттагыча җитми, җирле стандартлар буенча эшлибез, әмма Америка стандартлары буенча яшәргә телибез,”–дип, коллегаларын елмайтып та алды. Мәскәүдә санап та караганнар: барлык вәкаләтләрне дә тормышка ашырып бетерү өчен, бюджетны икеләтә арттырырга кирәк икән. “Әмма болар гына үз-үзеңне юатырга сәбәп була алмый, сайлап куелганнар икән, авыл җирлекләре башлыклары халыкның мәнфәгатьләрен яклаучы калкан да булырга, бюджетларына акча кертүнең юлларын таба да белергә тиешләр!” Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең белемнәрен тулыландыру өчен оештырылган әлеге киңәшмәнең асылында шул фикер ята иде. Минсәгыйть Шакиров муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген яхшырту юнәлешендә тормышка ашырылучы өч бурычны да күтәрде. Аларның беренчесе–акча. Күпме генә зарлансак та, бу мәсьәләдә дә алга китеш күзәтелә. Җирле үзидарәләрнең үз керемнәре арта башлады. Республикадагы финанслар белән үз-үзләрен тулысынча канәгатьләндерә торган (самодостаточных) җирле үзидарәләрнең саны җиде процентка җиткән. Россия буенча әле алар өч процент кына. Автомобильләр белән тәэмин итү яхшырды. Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары да күтәрелде. Башлыклар алдында чыгыш ясаган республика Финанс министры киңәшчесе Лариса Макарова 2014нче елдан нефть продуктларына акцизларның ун проценты җирле бюджетларга калдырылачагын, җир участокларын сатудан һәм арендага биргәннән җыелган акчалар да керә башлаячагын, 2016нчы елдан әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсир өчен түләүләрнең унбиш проценты җирле бюджетларга юнәлдереләчәген әйтеп сөендерде. Быелдан башлап 2018нче елга кадәр табибларның, урта һәм кече медицина персоналының, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 100 процентка арттырылу да муниципаль берәмлекләрнең керемнәрен күтәрәчәк. Икенче юнәлеш–муниципаль берәмлекләрне кадрлар белән тәэмин итү. Җирле үзидарәләр хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрү буенча Казан федераль университетында махсус курслар оештырыла. Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр өчен университет эшли. Аларны чит илләргә дә өйрәнергә алып баралар. ”Җирле үзидарәнең асылында халыкны идарә итүгә тарту ята. Безгә бу юнәлештә дә бик күп эшлисе бар әле,”–диделәр семинар-киңәшмәдә чыгыш ясаучылар. Дөрес, монда әле боз кузгала гына. Халык депутатларны сайлап куя да: “Әйдә, эшләсеннәр!”–ди. Ә территориядә тәртипне бергәләп кенә булдырырга мөмкин. Семинар-укуда чыгыш ясаучылар районыбыздагы җирле үзидарәләр эшчәнлеген югары бәяләделәр. “Мамадыш районыннан үрнәк алырга чакырам. Монда килгәндә игътибар иткәнсездер: юл кырыйларында да, бөтен җирдә тәртип, чиста,”–диде республика Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов. Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Леонид Якунин Мамадышта бюджет керемнәренең арта баруын ассызыклап үтте. Яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен, бер төркем авыл җирлекләре башлыклары төрле министрлыкларның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International