Татарстанда “Бриллиант кәләш–2012” исемен ачыкладылар.
Балаларда хезмәткә карата нәфрәт түгел, ә мәхәббәт тәрбияләү шарт. Мондый бурычны район башлыгы Анатолий Иванов Олыяз лицее базасында узган зона киңәшмәсендә җиткерде.
Алар физик мөмкинлекләребез чикле дип тормыйлар, кирәк икән җырлыйлар, кирәк икән бииләр. Моны “Бергәләп без күбрәк булдырабыз” Бөтенроссия фестиваленең район турында да күрергә мөмкин иде. Һәр чыгышны тамашачы югары бәяләде.
Республика укучылары Мамадыш келәмендә көчләрен сынады. Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы базасында билбауларда көрәш буенча Татарстан укучылары Спартакиадасын үткәрделәр. Ике көн дәвам иткән бәйгедән– безнең репортаж.
Район мәдәният йорты узган атна шимбәсендә көне буе гармун, баян моңнарыннан арынмады. Чөнки биредә гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге XIII Республика конкурсының зона туры узды.
Мамадыш сәхнәсенә республика һәм Россиянең башка өлкәләреннән кунаклар җыелды. Мингол Галиев исемендәге беренче регионара татар җыр һәм фольклор фестивале гран–приена 70 тән артык кеше дәгъва итә. Аның иясе хакында– алдагы видеоязмада.
Кичэ район башлыгы Анатолий Иванов “Усали АХС” ААҖ ярдәмче хуҗалыгы базасында узган семинар–киңәшмәдә катнашты. Аны терлекләрне кышлату, быелның ике ае буенча терлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләрне анализлау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек темалары буенча үткәрделәр.