Агач утырту – бәйрәм

2014 елның 25 апреле, җомга

26нчы апрель һәм 4нче октябрь – Татарстанда урман утырту көннәре дип билгеләнде. Бу чараларда катнашу – урманчыларның гына түгел, һәркайсыбызның бурычы. “26нчы апрельдә Урманчы чиркәве янын яшелләндерергә дә сөйләштек. Авылларга утырту өчен җирлек башлыклары агач сорап мөрәҗәгать итсәләр, булышачакбыз,“–диде “Кама урманчылыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе директоры Сергей Сапурин. Мамадыш урманчылары да әлеге акциягә әзерләнәләр. Шәһәребез урамнарына утырту өчен агачлар һәм куаклар кайтарырга вәгъдә итәләр алар. Мамадышыбызны яшелләндерүдә бер генә коллектив һәм шәхси хуҗалык та читтә калмас, дип ышанабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International