Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Җыелышып күңел ачтык
2014 елның 25 апреле, җомга
Шимбә көнне “Кайтам туган якка“ дип аталган дуслык бәйрәмендә авыл клубында инде күптән авылдан киткән, күпләренең йортлары ябылган кешеләрнең очрашуы аерата куанычлы булды.
80 яшен тутырып килүче Зәйнәп апа Корбанованың өздереп биюенә сокланмаган кеше булды микән?! Ул үзенең тормыш иптәше Гарәфи абый, улы Илгизәр һәм килене белән бергәләп кайткан иде. Гармунчы, җырчы Гафур абый Гадиев үзе уйнап җырлаганда аннан агылган моңга кемнең генә йөрәге кысылып куймагандыр. Шунысы кызганыч, яшьләр: “Кем бу, кемнәрнеке?“,-дип сорагач, без чатта моңсуланып торган ялгыз, бикле йортны күрсәтсәк, нәкъ каршыбыздагы бикле йорт Зәйнәп апаларныкы. Ә бит алар шәһәрдә түгел, Алабуга районының бер урыс авылында яшиләр. Казахстан далаларын урап, үзебезнең якны сагынуларына түзә алмый кабат әйләнеп кайткан кешеләр. Үзебезнең авылда яшәп, эшләп, бергә тормыш үткән Венера апа һәм Васыйл Шиһабиевларның парлап чыгыш ясауларына күнеккән авыл аларның һәр чыгышын көтеп ала. Укытучы Миңниса Хаҗиева үзенең искиткеч тыйнаклыгы, нәзәкатьлелеге белән күпләрдән аерылып тора. Шәдче мәдәният йорты җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, яшь җырчыларның алыштыргысыз остазы Ямаш авылының горурлыгы булган гармунчы һәм шагыйрь Илдар Вәлиев белән башкарган җырын бик яратып тыңлады тамашачы. Оста биюче, 4 бала атасы, авылның булдыклы, уңган ир-егете Илсур Хисамов сәхнәне дер селкетеп, ашкынып биегәндә күпләрнең күңеле канат каккандыр.
Кайтканнар белән монда яшәүчеләрне берләштереп бәйрәм кичәсен оештыручы Гөлнур Шакирҗановага бик рәхмәтле ямашлылар. Ямашта туып-үскән Гөлнур апа да башкалар кебек үк заман чиренә ияреп Яр Чаллы шәһәренә китеп бара. Шунда пенсиягә чыкты. Узган ел әнисе ныклап үзен карый алмый башлагач, аны тәрбияләргә дип, шәһәрдәге өч бүлмәле фатирларын калдырып, тормыш иптәше Нурсәет абый белән монда кайттылар. Теләгән кеше үзенең сәләтенә ярашлы, теләп эшләрлек хезмәтне кайда яшәсә дә, ничә яшендә булса да таба. Кайтып ярты ел үтүгә, ул хуҗасыз торган Ямаш авылы клубына мөдир булып урнашты. Моңарчы мөдирләр шактый алышынды. Соңгы 3 елда бернинди чаралар үткәрелмәде, клуб күп көннәрдә ачылмады. Ачылса да, ачкычны берәр яшь кешенең кулына калдырып, үзләре башка үз эшләре белән шөгыльләнде клуб “хуҗалары“. Һәр эшне җиренә җиткереп эшләүче, яшәү дәрте ташып торган Гөлнур апа килгәч клуб эшчәнлеге төптән үзгәрде. Бер генә бәйрәм көннең дә концертсыз калганы юк. Авыл халкы да аптырап калды хәтта. Шушылай итеп тә эшләп була икән бит, дип сөйләшәләр. Инде күптән онытылган яхшы гадәт-йолаларыбызны кабат искә төшерде Гөлнур апа. Шуларның берсе булган яз бәйрәмен, кара каргаларның туган якка кайтуларын билгеләп карга боткасы пешереп бөтен авыл халкын ботка белән сыйладылар, буялган йомыркалар пешереп өләштеләр, мәтрүшкә, бөтнек чәчәкләре салынган чәй эчерделәр. Ярманы авыл халкыннан җыйдылар, ә пешерүен Рөстәм Талипов һәм Җәмил Сабировлар башкарды.
Клуб юлын инде оныта башлаган авылдашлар хәзер бик еш бергә җыелып күңел ачалар. Китапханәче Зәлидә Талипова белән бер сүздә булып, ярдәмләшеп эшлиләр алар. Зәлидә үзе дә булсынга эшли. Китапханәдә булмаган, халык күп сорый торган китапларны үз акчасына сатып алып укучыларына өләшә, һәр чарада актив катнаша. Үзе дә җыр-моңга оста, күңелләрне тибрәндереп җырлый. Гөлнур апа кебек авылдашлар кайтып, озак еллар бикле торган йортларын ачып, хуҗа булып яшәп калырлар, дип өметләнә ямашлылар. “Чит кешеләр кайтып урнашканчы үзебезнеке-үз булыр“, - иде диләр алар.
Миләүшә Хәйруллина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз