Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Мәңгелек йортыбыз ни хәлдә?
2014 елның 25 апреле, җомга
ормыш ыгы-зыгысы, мәшәкатьләр дип тормыйм туган авылым Уразбахты авылына кайткач мәңгелек йортыбызны карап кайтам. Чөнки минем анда газиз әтием күмелгән.
Үзем һәрвакыт әтиемне күңелемнән кичерәм. Үлеләр торыр терекләр догасы белән, исәннәр яшәр - әрвахлар догасы белән, диелә бит хәдисләрдә. – Дога – гыйбадәтнең җелеге. Без бер-беребезгә дә, үлгән кешегә дә дога кылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә: “Әти-әниләрегезгә дога кылыгыз”, – дигән. Ибраһим галәйһиссәләмнең: “Үземне, әти-әниемне, бөтен мөселманнарны ярлыка, Раббым!” – дигән догасы бар. Шуларны укыйсың да Аллаһы Тәгаләнең әлеге күркәм исемнәре хакына үз теләгеңне әйтәсең һәм үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкавын сорыйсың. Димәк, мәрхүм булсалар да, әрвахлар – безне, без аларны кайгыртабыз булып чыга... Газиз кешеңнең рухына белгәннәреңне укып ихластан дога кылгач, җаныңда ниндидер бушану барлыкка килә, чын-чынлап мәрхүмгә “сәлам күчтәнәче” җибәргән кебек, үзеңдә рәхәт бер тойгы кичерәсең. Йә, Раббым, юк белән вакыт уздырганчы, берәр сүрә укып рухына дога кылсагыз икән, әти-әниегезнең кабердәге хәлен күпкә җиңеләйтер идегез, дип уйлап куясың шул мәлдә. Үлеләр дөньяви җырларга түгел, Коръән сүзенә мохтаҗ ләбаса...
..Зиратка якынлашкач, бу юлы иң беренче күзгә ташланганы – каберстан яңа коймалар белән әйләндереп алынган. Бу эштә авылдашларыбыз хәләл акчаларына Исмәгыйлов Наил Нотфулла улы, Илдар Гыйльмулла улы Шәйдуллиннар булышлык иткән. Җирлек башлыгы Рәфкать Тәлгать улы Кәримовка, авылдашларыма да рәхмәтлебез. Нәрсәне дә булса яңарталар, эшлиләр.
Зиратта берничә яңа кабер барлыкка килгән. Шунысы аяныч, кайберләре бу фани дөнья белән җир җимертеп эшләп йөргән чакларында хушлашканнар. Бергә бер сыйныфта укып, ике ел бер караватта йоклаган дустым Гөлсирә кабере. Безне чын дуслык бәйли иде. Айга өч-дүрт тапкыр, кайчан көненә берничә тапкыр да телефонда сөйләшә идек. Соңгы мәртәбә мин аны үләренә өч ай кала сөйләштек. Күңеле күтәренке иде, хастаханәдә дәваланганын да, авырганын да белгертмәде. Аның кабере янында тын алырга да куркып басып тордым. Ике баласы ятим калды, ире Миннихак. Белмибез шул үлем сәгате кемгә кайчан сугасын. Әҗәлне күз белән каш арасы кебек якын диләр бит. Дөнья куабыз, яшибез, җиткерәбез, киләчәккә әллә нинди планнар корабыз. Көннәрдән бер көнне дөнья белән “алыш-бирешең” өзелә һәм сине дә ак кәфенгә төреп бирегә китереп урнаштыралар... Кабер өстендәге агачларның шаулавы уйларымнан “җиргә” кайтара. Зират әһелләренә әйтелә торган кәлимәне искә төшерәм. “Әссәламугаләйкем йә, әһлил кубур” (и, кабер әһелләре, сезгә сәлам булсын!) Менә әти кабере, күршебез Камилә апа кабере. Әтинең кабер өстен чия агачы баскан. Чардуганын киленебез Рәшидә Ганиуллина карап, буяп тора. Рәхмәт аңа.
Араларында чүп үләне баскан,ташландык хәлгә килгән “бик иске булмаган” каберләр дә бар. Онытылдылар микән? Якыннарының зиярат кылырга вакытлары гына җитмиме? Дөнья чабудан тарта шул, дөнья...
Чардуган эчендәге сирәк-мирәк баш калкыткан чүп үләннәрен чистарткач, газизләремнең ике кабер арасына утырып дога кылам. Укыганнарым барып ирешсен дә, рухлары шат булсын иде. “Төшкә дә кермисез, тыныч ятасыздыр... бездән риза-бәхил булыгыз” дип, күңелемнән генә сөйләнә-сөйләнә чыгу ягына юнәләм. Зират капкасын ачып чыгу белән, беләм, кабат тормыш ыгы-зыгысы чорнап алачак. Бирегә күтәреп алып килгәнче, әле үз аякларыңда килеш, әти каберенә озак еллар сукмакны суытмыйсы иде...
Фирая Мингалиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
"Күрше" фестивале җәйге сезонны ачарга әзерләнә
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган, Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган проект яңадан башланырга әзерләнә!
Коры ботакларны җыю-үсемлек калдыкларын утильләштерү кагыйдәләре
Йорт яны участокларында язгы урып-җыюның иң кызган чагы. Тәртип урнаштыру штрафка әйләнмәсен өчен, үсемлек калдыклары белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Беренчеләр хәрәкәте лидерлары "Георгий тасмасы" патриотик акциясен уздырдылар.
Бу акция күптән инде ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәр турындагы хәтер символына әверелде. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге турында искә төшереп, буыннарны берләштерә.
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы көне белән котлавы
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы сагы көне белән котлавы Мамадыш районы янгынга каршы хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз